Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Безгә тынычлыкны саклау мирас ителгән"

    Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып зур сынау юлы узганнарга һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

      Китапханәбездә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, авыр солдат хезмәтендә булып , туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән "Безгә тынычлыкны саклау мирас ителгән" исемле очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда  күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан Моратов Илнур һәм Кадыйров Зөлфәт катнаштылар. Солдатлар үзләренең хәрби хезмәтләре хакында сөйләделәр, укучы егетләргә армиягә баруның кирәклеген кат-кат искәрттеләр. Киләчәктә армиягә китәчәк егетләребезгә үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр. Укучылар  үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

        Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз. 9 нчы һәм 23 нче ноябрь көнне безнең актив китап укучыларыбыз Шаяхметов Фәннүр һәм Камалов Разиль армия сафларына китәчәк .Аларны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз һәм исән-имин туган җиребезгә әйләнеп кайтуларын телибез.