“Лев Толстой – балаларның яраткан язучысы”
Утар-Аты авыл китапханәчесе Югары-Аты башлангыч мәктәбендә Лев Толстой иҗаты буенча түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар язучының әкиятләре, мәсәлләре белән таныштылар. Аның балалар өчен язылган әсәрләре укучыларны мәрхәмәтле булырга һәм игелек кылырга чакыра.