Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Ашыктырма гомер елгам мине, агар суың бик тиз бетмәсен”

       Утар-Аты мәдәният йортында  китапханә белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Ашыктырма гомер елгам мине, агар суың бик тиз бетмәсен ” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмгә авылның барлык өлкәннәре чакырылды. Алар хөрмәтенә балалар белән эчтәлекле концерт әзерләнде. Гайнуллин Васыйл, Муратова Фәридә, Хакимзянов Әхтәм, Гайнуллин Илгиз, Миннуллина Фәрдия, Файзрахманов Фидәрис матур җырларын бүләк иттеләр. Өлкәннәр үзләре дә сынатмады: җырладылар, биеделәр. “Ашыктырма гомер елгам мине, агар суың бик тиз бетмәсен ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.