Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Агач утырту-изге гамәл”

      “Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Утар-Аты авыл җирлеге Бердәм Россия сәяси партиясе җитәкчелегендә, китапханә һәм клуб мөдирләре тирә - юнебезне яшелләндерүгә үзләренең өлешләрен керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!