Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Көз сылуы-Сөмбелә”

Мин "Көз кызы", киләм сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Амбар тулы арыш бодайларым,
Тау-тау булып өелгән,
Алмалы авыр ботаклар
Җиргә чаклы иелгән.
Утар-Аты авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Көз сылуы-Сөмбелә" дип исемләнгән уңыш бәйрәме үткәрелде. “Алтын-сары көз җиткән” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Балаларны "Сөмбелә" бәйрәме тарихы белән таныштырдык. Төрле кызыклы уеннар уйнатылды, викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм көзге муллыктан әзерләнгән тәм-томнардан авыз итү белән тәмамланды.