“Урман-халык байлыгы”
Укучыларда экологик культура, экологик белемнәр булдыру, аларны табигатьне саклау эшчәнлегенә этәрү максатыннан Югары-Аты башлангыч мәктәбендә “Урман-халык байлыгы” дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Урман турындагы әкият, Кызыл китап турындагы мәгълүмат балаларда зур кызыксыну уятты.