Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Мәдәният дөньясында»

        Югары-Аты башлангыч  һәм Утар-Аты төп гомум белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Мәдәният дөньясында” дип исемләнгән бердәм мәдәният дәресе үткәрелде. Балалар туган якларының тарихы белән таныштылар. Укучылар даими китапханәгә, музейларга, театрларга йөриләр. Шуңа күрә үзләренең туган яклары турында күп беләләр.