Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Рамазан ае бик мөбәрәк бер айдыр”

       Рамазан ае уңаеннан китапханәдә “Рамазан ае бик мөбәрәк бер айдыр” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бу кичәгә Утар-Аты төп гомум белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагерында ял итүче балалар чакырылды. Китапханәче Рамазан аеның саваплары, Казан шәһәрендәге мәчетләр белән таныштырды. Балалар үзләре дә бик теләп бу айга багышланган чайнвордтагы сорауларга җавап бирделәр.