Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Шәҗәрә – безнең тамырлар”

         Утар-Аты авыл китапханәсендә буыннар бәйләнеше һәм шәҗәрә турында искиткеч нурлы кичә булып узды. Кичәгә чакырылган районыбызның ветераннар советы рәисе Габдрахманов Наил Газиз улы сүзен авыллар тарихыннан башлады. Үзе язган “Авылымның йөзек кашы-сәхтиян читекләре” исемле китабы белән таныштырды. Очрашуда катнашучыларда бу китап зур кызыксыну уятты. Китапта шәҗәрә үрнәкләре дә урын алган. Наил Газиз улы шәҗәрә төзү өчен гарәп язуын өйрәнеп, архив материалларын туплаган. Шуңа күрә ул бик теләп нәсел агачын төзү һәм туганлык җепләрен табу турында төпле киңәшләрен бирде. Шулай ук очрашуда катнашкан Хәкимҗанов Әхтәм Габделфәрт улы үзенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырып, туганнары турында горурланып сөйләде. Китапханә мөдире Миннуллина Фәрдия Фарук кызы кичәне бик матур, кызыклы итеп алып бару белән беррәттән үзенең нәсел шәҗәрәсен дә тәкъдим итте. Кичәдә катнашучы әнисенә һәм туганнарына әлеге олы мирасны бүләк итте. Фәридә ханым Мусина нәсел-ыру, туганлык турында үзе иҗат иткән шигырьләрен һәм мөнәҗәтләрен укыды. Утар-Аты авылында туып-үсеп, бүгенгесе көндә Арча шәһәрендә яшәүче Сания апа Гыйният кызы авыл тарихын төзү, барлау өстендә эш алып бара икән. Ул да үзенең нәселе турында истәлекләр белән уртаклашты. Абдуллина Нурия апа үзенең нәсел шәҗәрәсен төзегәндә ачыклаган кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Субаш-Аты китапханәчесе Нәгыймова Сәрия Рәшит кызы Габдулла Тукайның шәҗәрәсе турында сөйләде. Тукайның нәселе турында дүртенче буын туганы Риман Гыйлемханов язган “Истә калганнар” китабы белән таныштырды. Кичә барышында һәркемдә үз нәселен, буыннарының көмеш чылбырын барлау теләге туды. Чөнки нәсел тамырларыңны барлау - халык, милләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим бер эшкә әверелде.  Болар барысы да бер максатка – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә юнәлтелде. Шәҗәрәне белү, өлкәннәр тарафыннан аңа зур игътибар бирелү яшьләрдә туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора.    "Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр", – дигән борынгы акыл ияләре. Барыбыз да китап яза алмыйбыз, ә менә нәселебез дәвам итүчеләргә күркәм тәрбия биреп һәм аларга мирас итеп нәсел шәҗәрәсен язып калдыра алабыз. Кичә бик матур шигырь юллары белән тәмамланды.