Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Галәм киңлекләренә юл”

 

      Югары-Аты башлангыч мәктәбендә “Галәм киңлекләренә юл” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны очучы-космонавтлар белән таныштырды.12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 47 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә  бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен  беренче булып   очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә. Тарих битләрендә Юрий Алексеевич Гагарин  дөньядагы иң беренче космонавт булып язылып калды. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең      гасырлар буе хыялланганы тормышка  ашты... Кешеләр Җир планетасыннан йолдызларга юл алалар. Галәмгә юл беркайчан да өзелмәс. Галәм тарихына үтеп керү үз тарихыбызга үтеп керү дигән сүз ул. Безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә - Галәмдә.