Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Гаилә бәхете – балада”

      “Язгы игелек атнасы” МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе кысаларында китапханәдә гаиләдә игелекле бала үстерү турында мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында китапханәче язгы игелекле эшләр атнасы булуы турында сөйләде. Игелек кылу һәрбер кешенең кулыннан килә. Республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова тарафыннан әзерләнгән “Тәрбия баскычлары” исемле фильмны карагач, Һәрбер катнашучы шундый изге теләкләр әйтеп таралышты.