Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

Җәннәт – Әниләрнең аяк астында

      Утар-Аты һәм Субаш-Аты авылларында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына йөрүчеләрнең очрашуы булып узды. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Гайнуллин Илгиз Ильяс улы башлап җибәрде. Хатын-кызларның милләт анасы булуы турында чыгыш ясады. Очрашу барышында халкыбызның йолалары, милли җәүһәрләре, бизәкләре онытылмаска тиешлеге ассызыклап әйтелде.

       Мәдәният ветераны Абдуллина Нурия апа 150 ел элек чигелгән солге турында сөйләп күңелләрне кузгатты. Нурия апа һәвәскәр шагыйрә дә. Әнисе турында язган шигырьләре тыңлаучыларны әсир итте. Яшь әни Голназ Мостафина әниләрне ихтирам итү, балаларны яшьтән динебез кушканча тәрбияләү зарурлыгы турында сөйләде. Субаш-Аты авылы китапханәчесе Нәгыймова Сәрия Миңназыйм Сәфәровның “Бәхилләшү” исемле мәкаләсен укыганда әниләребезнең сабырлыгына сокландык.