“Җилкәннәр җилдә сынала”
Китапханәдә язучы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан тематик кичә үткәрелде. Китапханәче язучының иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды. Субаш-Аты китапханәчесе Нагимова Сәрия апа язучының шигырьләрен укыды. Кичә ахырында язучы иҗаты буенча презентация күрсәтелде.