Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Балачакның моңлы шагыйрәсе”

        Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан Югары-Аты балалар бакчасында шигырь сәгате уздырылды. Китапханәче  балаларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Тәрбияче апалары балаларга яңа, матур бизәлешле, эчтәлекле китаплар алды.