Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Без – Тукай оныклары”

26 апрельдә Утар-Аты авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган “Без – Тукай оныклары”  исемле әдәби кичә үтте. Китап укучыларга “Без – Тукай оныклары”   исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Тукайның “Туган авыл”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” һәм башка әсәрләрен  башкардылар. Яшь буынның Тукай әсәрләрен яхшы белүләре, шагыйрьнең әсәрләрен яратып матур әдәби телдә  укулары бик куанычлы.