Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Кыш бабайда кунакта”

Яңа ел бәйрәме – зур шатлыклар, вакыйгалар, өметләр белән тулы киләчәк. 05 январь көнне Утар-Аты мәдәният йортында «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булып узды. Балалар өчен театральләштерелгән тамаша, бию, күңелле җырлар, конкурслар, оештырылды. Барлык катнашучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Яңа ел тамашасы котлаулар, бүләкләр бирү һәм елмаюлар белән үрелеп барды.