Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Бер күрешү – үзе бер гомер”

Утар-Аты мәдәният йортында  китапханә белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән кичә уздырылды. Бәйрәмгә авылның барлык өлкәннәре чакырылды. Алар хөрмәтенә мул сыйлы чәй табыны, балалар белән эчтәлекле концерт әзерләнде. Өлкәннәр үзләре дә сынатмады: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. “Узган гомер – җырланган җыр, Узган гомер – истәлек...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.