Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Шәфкатьлелек бизи кешене ”

Декабрь башында ел саен инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Бу вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына зур игътибар бирелә. Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан тумыштан инвалид авылдашыбыз Валиева Рәмзия апа белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән очрашу булды. Бу очрашуда китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Рәмзия апа үзенең чиксез рәхмәтләрен җиткерде.