«Спортивный Татарстан»
29 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә Югары-Аты яшүсмерләре белән “Спортлы Татарстан” көне үтте. Әлеге чараның максаты - яшүсмерләрдә тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.