Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Без бергә”

         Утар-Аты авыл мәдәният йорты  китапханә белән   берлектә 28 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында     «Без бергә” дип исемләнгән очрашу белән Утар-Аты авылында яшәүче, тумыштан гарип Вәлиева Рәмзия апа яшәгән йортка бардылар. Китапханәче  балаларга янәшәбездә авыр хәлдә калган, ярдәм һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын аңлатты. Без кешеләргә игътибарлы булырга, хәлләрен белеп торырга өндәде; кешеләргә карата ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга кирәклеге турында сөйләде. Рәмзия апага балалар белән бергә алынган күчтәнәчләр тапшырылды. Ул укучыларга рәхмәт әйтеп, тырышып укуларын теләде.