Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Бер күрешү – үзе бер гомер”

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан өлкән китапханәчеләребез Нәгыймова Сәрия, Ишмуратова Әнисә, Нәҗметдинова Гөлчирә һәм Фәттәхова Рәмзия апаларны бәйрәм кичәсенә чакырдык. Шулай ук кичәдә Түбән-Аты, Орнашбаш, Субаш-Аты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җитәкчеләре дә катнашты. Очрашу кичәсенә килгән Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинур кызы әле генә лаеклы ялга киткән хезмәттәшебез Фәттәхова Рәмзия апага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында узды. Ветеран китапханәче Сәрия абыстай Мәүлид ае уңаеннан бик матур һәм күңелләргә үтеп керә торган вәгазь укыды.