Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Чәчләребез инде ак булса да, Күңелебез һаман яшь әле!”

Өлкәннәр көне уңаеннан Мәдәният йортында "Чәчләребез инде ак булса да, Күңелебез һаман яшь әле!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Авылыбыз имамы Фәнис хәзрәт Мәүлид бәйрәме уңаеннан бәйрәмне үтемле вәгазе белән башлады. Өлкәннәребезгә матур җырларыбызны, биюләребезне бүләк иттек. Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинуровна 50 ел бергә матур гомер иткән Флера һәм Габделхак Хәйруллиннарга Арча муниципаль  район башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриевның Рәтмәт хатын тапшырды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.