Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Без аек фикердә”

      Әлеге халыкара дата алкогольнең шәхесне деградацияләве проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.   Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә.Беренче тапкыр 1913 нче елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Русиядә хәмер сату тыела торган булган. 2005нче елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керде.

      Шул уңайдан бүген Утар-Аты китапханә мөдире Миннуллина Фәрдия Фарук кызы укытучылар белән берлектә  төп гомум белем мәктәбендә “Без аек фикердә” дигән темага мәгълүмат  сәгате үткәрде. 6-9 сыйныф укучылары анкета сорауларына җаваплар бирделәр.    Укучылар бик кызыксынып үзара фикер алыштылар.