Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Китапстан» — җәйге китап марафоны

Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашырга чакыра. «Китапстан» — җәйге китап марафоны. Марафон 1 июньдә башлана һәм 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк. «Китапстан» — китап укучыларга брошюра-юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп бара. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә.