Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сабан туе – хезмәт туе”

Утар-Аты авылында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме – Сабантуе гөрләп узды. Авыл халкын, туган җирен сагынып кайткан якташларны җирлек башлыгы Альбина Газинуровна тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә бүләкләнүчеләр дә күп булды. Юбилярлар, авылның иң кечкенә сабыйлары, яшь гаиләләр җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алдылар.
Кунаклар артистлар чыгышларын да бик яратып карадылар, үзләрен төрле уеннарда сынадылар.