Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сабантуена бүләк!”

Борынгыдан калган әлеге йола бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм Сабантуйга әзерлекнең төп атрибуты булып тора. Авыл халкы сөлге-яулыклар җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, бүләген дә алдан әзерләп куйган. Быел да ылыбызның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, гармун моңнары астында, авыл халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыеп йөрделәр. Милли киемдәге егет-кызлар авылдашларын биетте дә, җырлатты да. Бүләкләр халык уеннарында җиңүчеләргә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтүчеләргә бирелә.