Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Бәхетле булсыннар сабыйлар!”

1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Утар-Аты мәдәният йорты ишек алдында, балалар өчен “Бәхетле булсыннар сабыйлар!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан балалар белән халкыбызның онытылып бара торган милли уеннарын уйнадык, җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Балалар ике командага бүленеп төрле спор уеннарында көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында үзебез әзерләгән күчтәнәчләребезне өләштек. Бәйрәм күңелле узды.