Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Гаиләм – ныклы терәгем”

Утар-Аты авыл китапханәсендә 15 май - Гаилә көне уңаеннан ”Гаиләм – ныклы терәгем” дип исемләнгән китап күргзмәсе тәкъдим ителде. Яратышып, балдаклар алмашып гаилә корган егет һәм кыз шатлыкта да, кайгыда да, байлыкта да, авырлыкларда да җитәкләшкән кулларын ычкындырмаска тиеш. Гаилә бәхете җиңел генә бирелми — аңа ирешү өчен күп көч түгәргә кирәк. Күргәзмәдә гаилә темасына зур урын бирүче периодик басмалар, Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре, гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләре, гыйбрәтле язмышлар тәкъдим ителде.