“Дан сиңа Солдат!”
Утар-Аты мәдәният йортында Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан егетләребез белән очрашу кичәсе узды. Очрашуда Арча муниципаль районының конрольно-счетной палатасы рәисе Сафиуллина Надия Равиль кызы, Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы, егетләрнең әниләре, якыннары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар катнашты.
Көтсен безне Әнкәмнең догасы, Парын көтсен – ялгыз балдаклар... Исән кайтсын безнең Солдатлар! Кайтыгыз сез батыр Солдатлар!