Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Татарстанда ничә төрле кош яши?"

24 апрель көнне Югары-Аты башлангыч мәктәбендә "Татарстанда ничә төрле кош яши?" дип исемләнгән викторина үтте, китап күргәзмәсе оештырылды. Кошлар турында цитаталар, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куелды. Китапханәче укучылар белән кошлар турында әңгәмә корды. Кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлатты. Соңыннан аларны ике командага аерып викторина үткәрде. Бирелгән барлык информация презентация ярдәмендә яктыртылып барды. Укучыларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләде, экологик тәрбия бирелде. Балалар кошларны яратырга, сакларга кирәк икәненә, алар турында кайгыртып торуның мөһим булуына тагын бер кат төшенделәр.