“Без – Тукай шәкертләре”
Тукай исеме үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исем булып тора. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятенең, сәнгатенең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан оештырылган “Без – Тукай шәкертләре” әдәби-музыкаль кичәсе күңелле рухта узды. Утар-Аты һәм Орнашбаш авыл китапханәчеләре оештырган чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, актерлык сәләтләрен күрсәттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.