Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Космоска сәяхәт”

12 апрель – Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 нче апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәдә “Космоска сәяхәт” дип исемләнгән чара үтте. Балалар белән космонавтика  турында китаплар белән таныштык, видеофильм карадык.