Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Милли мәдәният саекмас чишмә”

“Милли мәдәният саекмас чишмә” район күләм бәйгесе кысаларында Утар-Аты һәм Субаш-Аты авылы китапханәчеләре Хәсән Сарьян иҗаты белән таныштырдылар. Вакытында күпләр яратып укыган авторның күңелләргә үтеп керә торган, мәңге җуелмас әсәрләрен яңадан барладык. Әсәрләрдә тасвирланган милли йолалар, гореф-гадәтләр турында фикер алыштык. Мәдәният хезмәткәрләре, Утар-Аты мәктәбе укытучылары үзләренең Хәсән Сарьянга багышланган шигырьләрен матур итеп укулары белән кичәне тагын да ямьләндерделәр. Әсәрләрдән өзекләрне сәхнәләштереп китапханәчеләр үзләренең укучыларында үлеге китапны яңадан укырга теләк уяттылар. Утар-Аты мәктәбе укучысы Вәлиев Хәлил башкаруында язучының “Бер ананың биш улы” әсәреннән монолог, безне сугыштан соңгы чорга алып кайтты. Авыр тормыш, ачлык елларын искә алып һәркемнең күзе яшьләнде. Китапханәчеләр тарафыннан Хәсән Сарьян иҗатына, тормыш юлына тулы анализ ясалды. Кичә ветеран укытучы Муратова Фәридә башкаруында җыр белән тәмамланды.