Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“...Әнием, дип, Әнкәемә мин туган телдә әйтәм”

7 март көнне Утар-Аты авыл җирлегеннән мобилизацияләнгән егетләрнең якыннары белән җылы очрашу булды. Очрашуда авылыбызның имамы Фәнис Камил улы Мостафин, җирле узидарә башлыгы Альбина Газинур кызы Мухаметгалиева, бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре һәм тормыш иптәшләре, китапханәчеләр һәм мәдәният йорты җитәкчеләре катнашты. Әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. “Батырлык ул – үзе матурлык” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Әниләргә чәчәк букетлары һәм бүләкләр тапшырылды. Егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын!