Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Балалар китаплары битләрендә укытучы образы”

27 нче февраль көнне Утар-Аты авыл китапханәсе “2023 ел – Русиядә Педагог һәм остаз елы” һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган “Балалар китаплары битләрендә укытучы образы” республика акциясенә кушылды. Укытучы образын без әдәби әсәрләрдә очрата алабыз. Укытучылар һәм аларның хезмәтләре турында күп шигырьләр һәм җырлар язылган. Китапханәче балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Рөстәм Галиуллинның Биш “ике” ле һәм Әниемә бүләк, Айсылу Галиеваның Сыерчык оясы дигән хикәяләрен укып, фикер алыштык.