Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Театр яктылыкка, нурга илтә”

2023 нче ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан театр сәнгатенә зур өлеш керткән, авылдашыбыз ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Нәгыймә Таҗдаровага багышланган тематик сәгать үтте. Бу кичәнең максаты –укучыларны артистканың иҗаты белән якыннанрак таныштыру. Мәдәният йорты җитәкчесе укучыларны Нәгыймә Таҗдарованың башкарган рольләре белән, китапханәче “Утар-Атым – тормышымның юл башы” дип исемләнгән буклет белән таныштырды. Китап укучыларда артистканың иҗаты һәм башкарган рольләре зур кызыксыну уятты.