Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Кулларыма дисбе алам”

Утар-Аты мәдәният йортында “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан  “Кулларыма дисбе алам” дип исемләнгән кичә үтте. Бу чараның максаты – борынгыдан килгән дисбеләрнең ясалышы белән танышу, аларны җепкә тезеп эшләп карау. Кешелек тормышында дисбе ни сәбәпле кулланыла, дигән күп төрле сорауларга җаваплар алынды. Люция абыстай үзенең эчтәлекле вәгазьләрен сөйләде. Үз кулларыбыз белән ясалган дисбеләр бик матур килеп чыктылар. Киләчәктә үсеп килүче балаларга да өйрәтергә дигән фикергә килдек.