Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Шагыйрьнең йөз аклыгы”

9 нчы февраль барыбызның да яраткан шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 яшь тулган көн. Инде безнең арабызда булмаса да, без аның иҗат җимешләре аша аның көңел җылысын үзебездә тоябыз. Кем генә яратмый икән аның шсәрләрен, шигырьләрен!? Без, яраткан шагыйребезнең иҗатына битараф булмаган китап укучыларыбызны “Шагыйрьнең йөз аклыгы” дип исемләнгән әдәби сәгатькә чакырдык. Аның иҗаты белән якыннан таныштык. Очрашуыбызны бүгенге авыр, катлаулы заманда һәр кешенең яшәү девизы булырдай, язучының тормыш тәҗрибәсеннән алып язган сүзләре белән тәмамладык: Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. “