“Солдатка хат”
Утар-Аты мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән “Солдатка хат” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Илебезнең тынычлыгын сакларга киткән солдат абыйларына һәр бала рәсемнәр ясап, изге теләкләрен яздылар. Сабыйларның теләкләре кабул булсын иде! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!