Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Идел дулкын кага”

Татар язучысы, ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, киң даирә китап укучыларга « Идел дулкын кага» әдәби сәгате үтте, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды . Анда язучының биографиясе һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар күрсәтелде. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның шәхси архивында сакланучы хатлары, киң катлау китап укучыга аз билгеле булган әсәрләре, иҗатының сәнгать үзенчәлекләрен ачуга юнәлдерелгән, аның әсәрләрен язу һәм бастыру тарихын яктырткан фәнни-популяр мәкаләләре белән таныштык.