Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Куян елын каршылап”

Утар-Аты мәдәният йортында балалар өчен “Куян елын каршылап” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үтте. Балаларны китапханәгә күбрәк тарту максатыннан 2022 елны китапханә “Иң күп китап укучы бала” бәйгесе игълан иткән иде. Шул уңайдан китапханәче иң ку үп китап укучы балаларны котлап бүләкләр тапшырды. Бу бүләкләргә Файзрахманов Илназ, Муратова Латифа, Сулейманова Самира, Абдуллина Зәлинә, Мустафина Чулпан һәм Рәниф лаек булдылар. Бәйге тәмам. Тугры дус – китап белән күрешү үзе бер бәйрәм бит ул. Үзегезне шушы матур мизгелләрдән мәхрүм итмәгез.