"Без сәламәт яшәү яклы!"
Балалар өчен "Без сәламәт яшәү яклы!" спорт-уен программасы оештырылды. Спортның кешеләр сәламәтлеге өчен мөһимлеге турында сөйләшкәннән соң, күңелле эстафеталар дәвам итте. Уеннар арасындагы тәнәфестә балалар спорт темасына табышмаклар чиштеләр. Катнашучылар бер-берсенә сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр. Чөнки, билгеле булганча, Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Бәйрәмдә 20 кеше катнашты.