Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сөмбеләне кем белә?”

21 нче сентябрь көнне Утар-Аты мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Сөмбелә бәйрәме үтте. Көз кызы “Сөмбелә” балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатты. Балалар күзне бәйләп идәнгә чәчелгән бәрәңгеләрне җитезлек белән чиләкләргә тутырдылар, татар халкының онытылып барган уеннарын уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Ахырдан аларга    күчтәнәчләр таратылды һәм истәлеккә фотога төшелде.