Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Яңа китаплар көне”

Безнең авыл китапханәсе китапларга бик бай. Китапханә – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгъ­рифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туп­лаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китап­ханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә. Даими рәвештә ел дәвамында авылыбыз китапханәләренә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китап­лар күп алар арасында.Төрле яшьтәгеләр, сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлекләр бар. Быел гына кайткан өр-яңа китабыбыз, хәйрияче Әсгать ага Галимҗановка багышланган “Изге җан” дип исемләнгән китап белән таныштык. Әсгать Галимҗанов – искиткеч үзенчәлекле шәхес. Кемдер аның гамәлләрен аңлап та бетермәскә мөмкин. Аңа дан-шөһрәт тә, мактау да кирәк түгел иде. Әсгать ага таңнан торып атын җиккән дә мөмкин кадәр күбрәк кешегә игелек кылырга ашыккан. Ятим балаларга, ярдәмчесез калган кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү аның яшәү мәгънәсенә әйләнгән.  Ул-чын мәгънәсендә милләтебезнең, халкыбызның намусы! Бу китап балаларда зур кызыксыну уятты. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!