Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Россия – минем Ватаным”

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Россия флагы көне - россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт. Бу-1994 елда РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнгән рәсми бәйрәм. Утар Аты авылы китапханәсендә ел саен Россия флагы көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздыру планлаштырыла. Төп максат-балаларга бәйрәм тарихын, Россиянең дәүләт символларының әһәмиятен сөйләү. «Россия - минем Ватаным» мәгълүмати — танып белү сәгате вакытында балалар Россиянең дәүләт символлары белән таныштылар  һәм «Россия флагы көне» презентациясен карадылар.