Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Хәтер шәме”

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне, бу көнне 81 ел элек 200 миллион кешенең тормышы кискен үзгәрә. Җәйге якшәмбе иртәсе план буенча түгел - дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр белән башлана. Шулай итеп 1418 көн дәвам итә бу сугыш. Авырлыкларга , курку һәм ачлыкка карамастан, безнең ата-бабаларыбыз үз илләренә Бөек Җиңүне алып килү өчен барысын да эшләделәр. Һәр елны “Хәтер шәме” гомуммилләт акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына. Акциягә онлайн кушылырга мөмкин. Быелгы акция 15 июньнән 22 июньгә кадәр бара. Утар-Аты авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады. Бер төркем балалар белән сугышта һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янында үзебезнең “Хәтер шәмен” кабыздык.