Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

«Авыл-мәдәни мирас сандыгы»

Утар Аты авыл китапханәсе Арча районы муниципаль берәмлекләре арасында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Авыл – мәдәни  мирас сандыгы" конкурсында катнашты. Конкурсны оештыручы-Арча үзәк китапханәсе. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: туган авыл тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү; этномәдәни күптөрлелекне саклау; халык осталары белән очрашу; үсеп килүче буынны борынгы гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә өйрәтү; авылда урнашкан тарихи биналарны өйрәнү; ата-бабаларыбызның кулинария рецептларын өйрәнү. Җирле үзенчәлекләргә хас милли уеннар, бишек җырлары һәм башкалар. Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан сценарий. Халык сәнгате чагылган әсәрләр буенча тәкъдим исемлеген төзү. Чара электрон презентация күрсәтү , видеоролик белән үрелеп барды.