Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Көзләрнең дә була үз яме!”

1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көне – ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга игътибар һәм кайгыртучанлык белән сугарылган изге бәйрәм. Бу көнне  барлык ветераннарны хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнде. Утар-Аты авыл мәдәният йортында “Көзләрнең дә була үз яме!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте. Бу кичәдә без өлкәннәребезгә йөрәк түрләреннән чыккан җылы, матур теләкләребезне юлладык. Үзешчәннәребез үзләренең иң яратып җырлаган җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Ветераннарыбыз рәхәтләнеп бер - берсе белән аралаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар. Бу көнне без  өлкәннәребезгә  матур бәйрәм кичәсе бүләк иттек.