Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Гаилә бәхете – балада”

Гаиләнең татулыгы нәрсәгә бәйле икәнен , бер-береңә игътибарлы булу,  ярдәмләшүне аңлату максатыннан Утар-Аты авыл китапханәсендә “Гаилә бәхете – балада” дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичәдә кече яшьтәге балалар катнашты. Галимзянова Люция гаиләнең ничек барлыкка килүен балаларга аңлатты. Балалар белән: Гаиләдә кичләр ничек уза? Кемнәр нинди эшләр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз? дигән темаларга әңгәмә кордык, әти-әниләр турында мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр дигән теләктә кичәбез тәмамланды.