Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Нәселем агачы”

 Югары-Аты башлангыч мәктәбендә буыннар бәйләнеше һәм шәҗәрә турында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Нәселем агачы” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Кичәдә китапханәче якташыбыз Габдрахманов Наил Газиз улының “Авылымның йөзек кашы-сәхтиян читекләре” исемле китабы белән таныштырды. Очрашуда катнашучыларга бу китап зур кызыксыну уятты. Китапта шәҗәрә үрнәкләре дә урын алган. Наил Газиз улы шәҗәрә төзү өчен гарәп язуын өйрәнеп, архив материалларын туплаган. Китапханә мөдире Миннуллина Фәрдия Фарук кызы  үзенең нәсел шәҗәрәсен дә тәкъдим итте. Шулай ук китапханәче Габдулла Тукайның шәҗәрәсе турында сөйләде.  Кичә барышында һәркемдә үз нәселен, буыннарының көмеш чылбырын барлау теләге туар дип өметләнәбез. Чөнки нәсел тамырларыңны барлау - халык, милләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим бер эшкә әверелде.  Болар барысы да бер максатка – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шәҗәрәне белү, өлкәннәр тарафыннан аңа зур игътибар бирелү яшьләрдә туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора.    "Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр", – дигән борынгы акыл ияләре. Барыбыз да китап яза алмыйбыз, ә менә нәселебез дәвам итүчеләргә күркәм тәрбия биреп һәм аларга мирас итеп нәсел шәҗәрәсен язып калдыра алабыз.